Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Сбербанк» кушымтасы кайбер кешеләрдә эшләүдән туктаячак

Ни сәбәпле? Безнең язмада тулырак.

Билгеле булганча, Россиягә карата санкцияләр кертелгәннән соң күп кенә Россия банкларының кушымталары кушымталар кибетләреннән юкка чыкты. Шул ук вакытта алар кушымтаны алданрак куйган һәм бетермәгән кешеләрнең куллануында калган. Һәм менә хәзер Сбербанк 16 гыйнвардан операцияләрне үткәрүнең гадәти ысулы кайбер кешеләр өчен мөмкин булмаска мөмкин, дип кисәтте.

Банк оешмасында бу кушымтаны яңа версиягә кадәр үз вакытында яңартмаган клиентларга гына кагыла, дип ышандырдылар.

«Кушымтаны яңарту кирәклеге турында смс-хәбәрләр иң искергән версияле клиентларга гына җибәрелде. Элегрәк без берничә тапкыр мондый клиентларны бу турыда кисәттек инде «, — дип, хәбәр ителә язмада.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сбербанк