Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Сез түләргә тиеш?..."

6 яшьлек кыздан аның үлгән әнисенең коммуналь бурычларын түләвен таләп итәләр.

Бу гаҗәпләндергеч хәл Новосибирск өлкәсендә булган. 2016 елда гаилә кайгы кичергән: 6 яшьлек баланың әнисе грипп белән авырганнан соң үлгән. Кызны әтисенә һәм нәнәсенә тәрбиягә калдырганнар. Закон буенча фатир балага калган. Ә аның белән бергә әнисенең бурычлары да бар.

Алар турында аның туганнары судка повестка килгәч кенә белгән. Арытаба ачыклануынча, хатынның 26 мең сум күләмендә коммуналь бурычлар җыелган. «СибТЭК» җылылык-энергетика компаниясе кыздан бу акчаны түләүне таләп итә. Гаиләнең андый акчасы юк.

Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, судлар 3 ай дәвам итә. Чөнки әлегә суд бернинди карар чыгара алмый. Бәлки, компаниягә кыздан ниндидер акча алыр өчен аның 18 яше тулганын көтәргә туры килер дә әле, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: ptoday.ru

Автор: Ример Насретдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш бала язмышы