Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Сезгә банктан шалтыраталар...”

Полиция телефон аша мошенниклык кылу очраклары турында кисәтә. Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган әлеге бәндәләр банк карталарының номерын, яшерен кодын, икенче ягындагы саклагыч саннарны әйтүне сорыйлар икән.

Беренче булып алар ятьмәсенә 73 яшьлек бабай эләккән һәм  картадагы 7 мең акчасыннан колак каккан. Мондый хәйләгә өлкәннәр генә каба дип уйлау дөрес түгел. Мошенниклар төрле-төрле сораулар биреп, теләсә кемнең зиһенен чуалта ала. Мәсәлән, 40 яшьлек ханымнан “сез карта аша 14 мең акча күчердегезме? дип сораганнар.  Кире җавап алгач, картасының сигез цифрасын һәм смс белән киләчәк кодны хәбәр итәргә кушканнар. Менә шуларны башкарганнан соң, ханымның картасындагы 35 мең акчадан җилләр искән, дип яза Өмет.

Фото: omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар