Шашлык кыздыру, салют аттыру чикләнә!
Язгы-җәйге чорларда янгыннарны булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 15 апрель көнне «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында» карар кабул итте.
Язгы-җәйге чорларда янгыннарны булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 15 апрель көнне «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында» карар кабул итте. Ул 25 апрельдән 10 майга кадәр кертелде. Бу чорда чүп һәм кипкән үләннәрне ягу, авылларда ачык утта ризык әзерләү, пиротехник җайланмалар аттыру һәм урманнарга керү тыела яисә нык чикләнә.
Гомүмән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:
1) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган, зыян салынган урын кишәрлекләрендә, торфлыкларда, агачлар киселгән (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу;
2) янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һәм башкалар) ташлау;
3) ау вакытында ягулык яисә пыскып торучы материаллардан тыккычлар куллану;
4) бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык һәм башкалар) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;
5) двигатель эшләп торганда эчке янулы двигатель бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;
6) урманнарны көнкүреш, төзелеш һәм бүтән төрле калдыклар белән чүпләү.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
«Арча урман хуҗалыгы» белгечләре әйтүенчә, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Димәк, безнеӊ һәрберебез бу җаваплылыкны белергә тиеш.
Арча урман хуҗалыгы җитәкчелеге.
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев