Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шәһәрдә яки шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләргә өстәмә каралмаган

Пенсия артсын өчен төп шартларның берсе – авыл җирендә яшәү.

«2019 елдан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән пенсионерларга пенсия артачак. Гомер буе терлекче, механизатор булып эшләп пенсиягә чыкканнарның пенсияләре артамы?» дигән сораулар белән редакциябезгә еш шалтыраталар. Сорауларга Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур НОТФУЛЛИН җавап бирә.

– Габделнур Рәшитович, 2019 елдан авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларның пенсияләре артачак. Моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булуы, хәзерге вакытта эшләмәве һәм авыл җирендә яшәве мәҗбүри. Әлеге категория пенсионерларның пенсияләре иминият пенсияләренә өстәп билгеләнгән түләүнең 25%ы күләмендә артачак. Әлеге өстәмә картлык һәм 1, 2 группа инвалидлык буенча пенсия алучыларга якынча 1300 сум булса, 3 группа инвалидларныкы 669сум була.

– Әгәр кеше 30 ел авылда эшләгән, әмма хәзер шәһәрдә яши, ди. Андыйларның пенсияләре артачакмы?

– Кызганыч, әмма пенсия артсын өчен төп шартларның берсе – авыл җирендә яшәү. Авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булса да, шәһәрдә яки шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләргә өстәмә каралмаган.

– Авыл җирендә эшләүче төрле һөнәр ияләре бар. Мәсәлән, бухгалтерлар, кассирлар, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре, пешекчеләр. Аларга пенсия артамы? Авыл хуҗалыгы өлкәсенә нинди һөнәрләр керә?

– Бу исемлек Россия хөкүмәте карары белән билгеләнгән. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Россия, РСФСРда колхоз, совхоз, машина-трактор җыю комплексы, крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да, вазифасына карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән булып санала. Әйтик, кеше колхоз штатындагы балалар бакчасында эшләгән икән, ул да авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткән булып санала. Ә менә 1992 елдан соң бары терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендәгеләрне генә исәпкә алалар. Аларга сыер савучылар, агрономнар, зоотехниклар һәм башкалар керә.

– 30 ел хезмәт стажын исәпләгәндә армиядә хезмәт иткән һәм бала белән декрет ялында утырган еллар керәме?

– Хәрби хезмәттә үткән еллар авыл хуҗалыгы стажына керми. Ә бер балага 1 ел ярымга кадәр бала белән утырган чор (барлык балалар өчен 6 елдан артмаган күләмдә) стажга исәпләнә. Бу урында шуны искәртеп үтәбез, әлеге декрет ялы авыл хуҗалыгында эшләгән вакытка туры килергә тиеш.

– Өстәмәләрне исәпләтү өчен Пенсия фонды идарәсенә килергә кирәкме?

– Пенсия фонды идарәсендә һәрбер пенсионерның стажы турында мәгълүмат бар. Пенсия фонды идарәсенә бары тик, әгәр дә сез гыйнвар ае пенсиясен 30 ел авыл хуҗалыгында эшләгән өчен өстәмәсез алган һәм сезнең кулыгызда стажыгызга кагылышлы өстәмә документлар булган яки стажыгыз турында сорауларыгыз булган очракта гына килергә кирәк. Килергә теләгегез булган очракта да ашыгырга кирәкми. Әгәр дә 2019 елның 31 декабренә кадәр кулыгызда булган документлар белән килеп, 30 ел авыл хуҗалыгы стажыгызны раслый аласыз икән, сезгә әлеге өстәмә 2019 елның гыйнвар аеннан түләнәчәк. Чиратлар булдырмас өчен 2-54-35 телефон номеры буенча язылып килергә кирәк.

Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев