Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штафларны вакытында түләмәсәң я 15 тәүлеккә я 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар еш салына. Әмма аны түләүне күпләр һаман сузып киләләр.

Берничек тә түләмичә кала алмыйлар ич инде, югыйсә. Киресенчә, штраф суммасы гына арта. Законда каралган 70 көн эчендә түләмәсәң, штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган штраф өстәлә яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алына яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Инде быел 40 шоферга карата шундый беркетмә төзеп судка җибәрелгән. Суд карары буенча 36 кеше ЮХИДИ тарафыннан салынган штрафларын икегә тапкырлап түләргә мәҗбүр булачак, өчесе утырып чыга, 1 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде. Бер дә күңелле хәл түгел инде. Шулай булмасын өчен штрафларыгызны ЮХИДИдагы 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИ терминалында түләргә мөмкин.
Фото: http://www.aif.ru/dontknow/dontknows/travel/14037

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250