Штраф түләмәсәң, Казан белән эш итәчәксең!
Балтач районы халкы игътибарына! 2022 елның 1 июненнән Дәүләт автоинспекциясе карарлары буенча электрон документ әйләнеше аша кергән административ штрафларны түләтү буенча үзгәрешләр булачак.
Хәзер Балтач муниципаль районында теркәлгән бурычлылар белән район суд приставлары хезмәткәрләре түгел, ә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Казан шәһәре административ штрафларын түләттерү бүлеге эшләячәк. Аларның адресы: 420058, Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 5В йорт, телефон номеры: 8-986-720-43-72. Кагыйдә бозып, штрафка юлыккансың икән, вакытында түләү зарур, юкса, бу мәсьәлә буенча Казанга барасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев