Штрафың түләнеп беткәнче җәяү йөриячәксең
Тиздән җыелган бурычларын түләргә ашыкмаучы райондашларыбызны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.
Киләсе елның 15 гыйнварыннан башлап, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алачак. Бу - машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Иң мөһиме: әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан артыграк булырга тиеш.
Бурычлы зат машина йөртү хокукыннан күпмегә азат ителә соң? Әйтергә кирәк, әлеге вакыт белән бәйле чикләүләр юк. Иң мөһиме: ул штрафларын тулысынча түләп бетерергә тиеш.
Шул ук вакытта башка чыгармалар да юк түгел. Беренчедән, яңа таләпләр мөмкинлеге чикле затларга һәм инвалидларны тәрбияләүчеләргә кагылмый. Икенчедән, әгәр бурычлы кеше өчен машина - акча эшләүнең бердәнбер юлы икән, ул шулай ук машина йөртү таныклыгын үзендә калдыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев