Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штрафыңны вакытында түлә!

Балтач районы буенча Эчке Эшләр Министрлыгыныӊ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафларны түләмәү күңелсез хәлләргә китерүе хакында исегезгә төшерә.

Россия Федерациясенеӊ Кодексының 32.2 маддәсе нигезендә административ хокук бозулар өчен билгеләнгән штраф административ штрафка тартылу турындагы карар чыккан көннән алып 60 көн дәвамында түләнелергә тиеш.

РФ Административ хокук бозулар Кодексында язылган 20.25 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен күләме 1 меңнән дә ким булмаган һәм билгеләнгән штрафның 2ләтә күләмендә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест, ягъни 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

2015 елның 7 аенда Балтач районы ЭЭМ дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ЮЙК бозган өчен билгеләнгән штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 103 административ материал төзегән. Бу эшләрне карау нәтиҗәсендә суд 2 кешене кулга алу, 96 кешегә яңадан штраф салу һәм 5 кешене мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар кабул итте.

Моннан тыш штрафларны түләтү максатыннан транспорт чараларына яки башка мөлкәткә арест салу практикасы да кулланыла.

Транспорт чараларының кайбер хуҗалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән административ җәзада турында белмәдек дип, җаваплылыктан качмакчы булалар.

Дәүләт авинспекциясе исегезгә төшерә, РФ Административ хокук бозулар Кодексында язылган 2.6.1 маддәсе нигезендә юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозулар автоматлашкан режимда эшләүче техник чаралар ярдәмендә теркәлгән очракта административ җаваплылыкка транспорт чарасының хуҗасы җәлеп ителә.

Бу очракта аларга карата билгеләнгән административ штраф турында өстәмә рәвештә хәбәр җибәреләчәк. Бу штрафларны түләмәгән очракта шулай ук РФ Административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсенең 1 бүлеге буенча җаваплылык каралган.

Мондый күңелсезлекләргә очрамас өчен ЮХИДИ идарәсе барлык йөртүчеләр һәм транспорт хуҗаларына штрафларны вакытында түләп барырга тәкъдим итә.
Рафил ШӘЙМӨХӘММӘТОВ,
Балтач районы ЮХИДИ булеге житәкчесе.
Фото: http://news.ykt.ru/article/33567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250