Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сигез айлык улын пычак белән кискәләп яралаган ананы ирегеннән мәхрүм иттеләр

Ваемсыз ана шул рәвешле сабыйны тынычландырырга маташуын әйткән.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Үзенең сигез айлык улын пычак белән кискәләп яралаган ана өч елдан артык гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«18 сентябрьдә исерек хәлдәге хатын-кыз 8 айлык улының муенын һәм корсагын берничә тапкыр пычак белән кискәләп яралаган. Баланы хастаханәгә озатканнар һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәннәр», - дип төгәллек кертте Руслан Галиев.

Сорау алган вакытта хатын-кыз үз гаебен таныган һәм шул рәвешле сабыйны тынычландырырга теләдем дип әйткән.

Суд аны РФ Җинаять кодексының берьюлы ике маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Хатын-кыз алдагы гомеренең 3 ел да 2 аен гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176828/

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять