Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Сәләт» фонды җитәкчеләренең 2 миллион сум акча үзләштерүе ачыкланган

Әлеге эштә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләре катнашы булуы ачыкланган.

Татарстан «Сәләт» фонды җитәкчеләренең 2 миллион сум акча үзләштерүе ачыкланган. Әлеге эштә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләренең дә катнашы булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе киңәшчесе Руслан Никонов сөйләде.

«Без ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Сәләт» фонды белән мөнәсәбәтләрен өйрәндек. Фонд тулысынча дәүләт хисабына субсидияләнә. Биләрдә узган форумга палаткалар сатып алырга тиеш булганнар. Подрядчы палаткаларның 119 мең сум торуын күрсәткән. Тик чынлыкта, арзанрак, 85 мең сумлык палаткалар сатып алынган. Болар барысы да кабул ителгән һәм түләнгән», - дип сөйләде Никонов.

Зыян суммасы ике миллион сумнан артык тәшкил итә. Хәзерге вакытта тикшерүләр үткәрелә.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять акча үзләштергән