Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Смартфон сатып ала алмагач, кибетне талаган

Уфада 39 яшьлек ир-егет көпә-көндез кәрәзле телефоннар кибетен талаган.

Ул кибеткә битлек киеп килеп кергән. Кулындагы пычагы белән сатучыны куркытып, кассадагы барлык акчаны алып чыгып киткән. Ә анда бу вакытта ярты миллион сум булган.

Бераз һуш җыйгач, сатучы полициягә шалтыраткан. Хокук сакчылары, видеоязмаларны карап, кибеттә тикшерү эшләре үткәреп, талаучының шәхесен тиз арада ачыклаган.

39 яшьлек ир-егет бу кибеткә берничә тапкыр кергән булган. Ул үзенә кредитка кыйммәт смартфон алырга теләгән. Тик биредә аның теләген кире какканнар. Ачуы кабарган ир-егет кибетне таларга карар иткән.

Полиция вәкилләре өенә килгәч, ул үз гаебен тулысынча таныган.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять