Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үсмернең 7 яшьлек сеңлесен суда батырып үтерү сәбәпләре аталды

Көйсезләнеп, дәрес хәзерләргә комачаулагач, апасы сеңлесен тынычландырмакчы булган.

Салават шәһәрендә 17 яшьлек кыз җиде яшьлек сеңлесен батырып үтерүе турында  хәбәр таралган иде.

Көйсезләнеп, дәрес хәзерләргә комачаулагач, апасы сеңлесен тынычландырмакчы булган. Мунчага алып кереп, су салынган тазга баланың башын тыга һәм күпмедер вакыт тотып тора. Нәтиҗәдә, кыз тончыгып үлә.

Психологлар фикеренчә, үсмер кыз психологик травмалар кичергән. Сеңлесен үтерүнең сәбәбе дә шулар аркасында була ала. Кызларның әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәч, 2017 елда балаларны тәрбиягә башка гаилә алган, - ди Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова.

"Бу ситуациядә шуны аңларга кирәк: кыз бала тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән әнисенең гамәлләрен авыр кичергән, җан яралары алган, һәр хатын-кыз баласына кайгыртучанлык һәм ярату кирәклеген аңларга тиеш", - дип сөйләде балалар омбудсмены. Аның сүзләренә караганда, олы кыз - кадет мәктәбенең 11нче сыйныфында, ә сеңлесе беренче сыйныфта белем алган булган.

Үсмер тоткарланган, хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү һәм махсус экспертизалар үткәрү дәвам итә, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять