Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Социаль фонд кемнәргә пособиене вакытыннан алда күчерә

Вакытыннан алда түләү акчаларны күчерүнең бердәм көне — айның 3 нче числосы.

Социаль фонд йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә пособиене вакытыннан алда күчерә

Татарстанның Социаль фонды вакытыннан алда — 1 сентябрьдә — 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие күчерәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Моннан тыш, графиктан ике көнгә иртәрәк республика халкы беренче бала тууга бәйле рәвештә түләүләрне, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләрне алачак (элек билгеләнгән түләү).

Вакытыннан алда түләү акчаларны күчерүнең бердәм көне — айның 3 нче числосы — сентябрьдә якшәмбегә туры килү белән бәйле, дип аңлатты Татарстан буенча Россиянең Берләшкән социаль фонды идарәчесе башлыгы Эдуард Вафин.

1 сентябрьдә Татарстанда 211 меңнән артык балага пособие күчереләчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев