Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әстәгафирулла: бер ир-ат үз абыйсын аракы салып бирмәгән өчен балта белән чабып үтергән

Ир-ат үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта аңа карата чик кую чарасын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

Татарстанның Мөслим авылында яшәүче 34 яшьлек ир-ат абыйсын үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразлавынча, 18 июльдә Мөслим авылында 44 һәм 34 яшьлек туганнар кәеф-сафа корып утырган. Кайсыдыр мизгелдә абыйсы энесенә аракы салудан баш тарткан һәм аны тиргәп ташлаган. Моңа җавап итеп, ир-ат кулына балта алган һәм шуның белән абыйсының башына ике тапкыр чапкан. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат һәлак булган, җинаятьче качып киткән.

Аны икенче көнне Башкортстанда, Нефтекамск шәһәре янында тоткарлаганнар, дип яза Татар-информ.

Ир-ат үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта аңа карата чик кую чарасын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев