Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әстәгәфирулла: берәү зираттан бизнес ясаган

Мәетне зиратта күмү өчен халыктан өчәр мең сум акча ала да кесәсенә сала, диләр. Ә бит кабер казучылар да җирле кешеләр анда, ләхет тактасын да сатып аласы юк, мәчеткә кайтарталар.

Югары Әлкидән бер төркем халык авылдашлары Илгизәр Вафиннан зарлана. Кешеләр сөйләвенчә, ул зират белән җитәкчелек итүне үз өстенә алып, анда башбаштаклык кыла, шуннан бизнес ясаган.

Мәетне зиратта күмү өчен халыктан өчәр мең сум акча ала да кесәсенә сала, диләр. Ә бит кабер казучылар да җирле кешеләр анда, ләхет тактасын да сатып аласы юк, мәчеткә кайтарталар. Иске чардуганнарны да сата дигән сүзләр бар. Зиратны карарга дип спонсорлар акчасына алынган төрле җиһазларны үз хуҗалыгына кайтарып куйган.

Аның эшчәнлеге белән килешмәүчеләргә яный, машина тәгәрмәчләрен дә тишкәли дип, сөйли Югары Әлки авылы халкы. Аптыраганнар.

Район хакимиятендә кешеләрнең тетмәсен тетүче Вафин турында белмиләр дә икән. Хәлне өйрәнербез һәм тиешле чарасын күрербез дип ышандырдылар анда.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев