Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Студент балалары булган күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында

Закон ТР Дәүләт Советы тарафыннан 29 мартта кабул ителде һәм басылып чыкканнан соң 10 көн үткәч үз көченә керәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов көндезге бүлектә белем алучы, 23 яшьтән узмаган студент балалары булган күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турындагы указны имзалады. Документ нигезендә шулай ук күп балалы гаиләнең срогы чикләнмәгән статусы билгеләнә.

«Татарстан Республикасында өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә күп балалы гаилә санала һәм чикләнмәгән статус билгеләнә», диелә указда.

Моңарчы олы балага 18 яшь тулганнан соң күп балалы бала статусының гамәлдә булуы туктый иде.

Хәзер көндезге бүлектә белем алучы, 23 яшьтән узмаган студент балалары булган күп балалы гаиләләр дә социаль ярдәм чараларыннан файдалана алачак.

Татарстанда күп балалы гаиләләр түбәндәге ташламалардан файдалана ала:

  • алты яше тулмаган балага дарулар алу өчен ата-ананың берсенә субсидия (164 сум);
  • торакка түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия;
  • коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия;
  • балигъ булмаган укучы балаларына транспортта йөрү өчен ата-ананың берсенә айлык субсидия (369 сум);
  • укучы балаларына 23 яшькә җиткәнче транспортта йөрү өчен айлык субсидия (120 сум).

Социаль ярдәм күрсәтеләчәк гаиләләр саны 40 процентка арта. Бу республика бюджетыннан 389 миллион сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирүне таләп итәчәк.

Закон ТР Дәүләт Советы тарафыннан 29 мартта кабул ителде һәм басылып чыкканнан соң 10 көн үткәч үз көченә керәчәк.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм