Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Суд залыннан

Җәзалар шактый кырыс, штрафлар күләме зур. Әмма эчкән хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне судка гел алып килеп торалар.

Штрафка киткән ике-өч айлык хезмәт хаклары белән бергә эш урыннарын югалтудан да курыкмыйлар. Кәефләнеп алалар да машиналарына утырып үз башларына бәла-маҗара эзләп ашкыналар.
Балтачтан М. Ризванов, Р.Вәлиев алкоголь кулланганнан соң транспорт белән идарә итмәсәләр үзләренә һәм якыннарына кирәкмәгән хәсрәтләр, чыгымнар китермәгән булырлар иде. Хәзер менә һәр икесенең дә 30 мең штраф түлиселәре бар. Ризванов - 2, Вәлиев 1,5 ел транспорт белән идарә итә алмый.
Салавычтан И.Җиһаншин машинасын исерек дустына бирү аркасында гаиләсенә хәсрәт ясый. 1,5 ел җәяү йөрисе һәм 30 мең штраф түлисе бар хәзер.
Салавычтан И. Әшрәповның суд утырышында акланган сүзләре бик мәзәк: «милициягә эләкмәбез әле дип эчтек» дип башка вакытларда да «чиертеп» йөргән инде бу дигән фикер калдыра. Мондый кыюлыгы аңа 30 мең сум чыгымга һәм ел ярым транспорт белән идарә итә алмау бәрабәренә төште.
Түбән Субаштан Ф. Хәбиев, Ярак Чурмадан В.Кульков та эчеп руль артына утырып үзләренә дә, якыннарына да хәсрәт ясадылар, ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр һәм гаилә кирәк-ярагына тотасы 30 мең сум акчалары штраф түләүгә китә.
Гаишниклар булмас әле дип юлга чыккан Кукмара кешесе Ф.Ибраһимов Балтачта килеп капты. Ул исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен правасын алдырган булган. Бу юлы исерек хәлдә һәм правасыз юлга чыккан өчен 10 тәүлек утырып чыга инде.
Менә шулай, үзеңә, якыннарыңа кайгы-хәсрәт, мәшәкать тудырасын килмәсә, рульгә утырганда юл йөрү кагыйдәләрен хәтереңнән чыгарма һәм һәрвакыт аек йөр.
Зөһрә МӨХӘММӘТҖАНОВА
Балтач районы буенча
1нче номерлы суд уча-стогының
җәмәгатьчелек судьясы.
Фото: http://kbr.mk.ru/article/2013/03/27/832362-polovinu-podsudimyih-udalili-iz-zala-suda.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250