Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Судка СМС-хәбәр белән

Суд системасына да заманча мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары көннән-көн тирәнрәк үтеп керә, бу хокук мәсьәләләрен мөмкин кадәр уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Шуңа күрә, 2012нче елның 1нче апреленнән Балтач район суды утырышларында катнашучыларга хәбәр итүнең яңа төре - СМС - хәбәрләр җибәрү гамәлгә керде. Мондый яңа алым суд утырышында катнашучының ризалыгы белән тормышка ашырыла. Ризалык һәм шулай ук хәбәр җибәреләсе кәрәзле телефон номеры дәгъвачының судның кабул итү бүлегендә калдырган гаризасында теркәлгән була.
СМС-хәбәр сүндерелгән яки кабул итү зонасыннан читтә булган телефоннарга да килә. Адресат челтәргә эләгү белән хәбәрне ала. Хәбәр җибәрелгәндә абонент телефоннан сөйләшкән чак булса да, барыбер хәбәр барып җитә. Суд практикасында мондый алым куллану суд процессында катнашучылар өчен хәбәрләр җибәрү срогын кыскартып кына калмый, почта чыгымнарын да киметә, шулай ук гражданнарны хат алу өчен почта бүлегенә барудан да азат итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250