Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сукбай эт өч балага һөҗүм иткән, прокуратура тикшерү башлады

Кыз баланың битендәге йомшак тукымаларда яралар күп, ә малайларның уң кул беләкләренә зыян килгән.

Кукмара районының күзәтчелек ведомствосы 6 һәм 11 яшьлек өч балага сукбай эт һөҗүм иткәннән соң тикшерү башлаган. Бу хәл кичә Жилой Рудник бистәсендә булган. Уен мәйдачыганда уйнап йөргән балаларга сукбай эт ташланган, дип яза «Татар-информ» МА.

«Һөҗүм вакытында кызчык балалар мәйданчыгында әбисе белән булган, малайлар яшьтәшләре белән уйнаган», – дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Зыян күрүчеләрнең барысы да төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелгән. «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерүне район прокуратурасы контрольгә алды.

Руслан Галиев аңлатуынча, кыз баланың битендәге йомшак тукымаларда яралар күп, ә малайларның уң кул беләкләренә зыян килгән.

Вакыйга урынына район прокуроры Антон Чураков чыкты. Күзәтчелек ведомствосы сукбай хайваннарны җыю буенча җирле оешманың эшен тикшерәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев