Суүткәргечне монтажлаган вакытта эшче туфрак астында күмелеп кала
Зыян күрүче кафе директорының туганы булып чыккан.
Яңа Чишмә районында суүткәргеч монтажлаган чакта, өстенә туфрак коелып, эшче күмелеп кала. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматларга караганда, әлеге хәл 14 сентябрь көнне көндез Ленин авылында килеп чыга.
Бу вакытта ир-ат «Яхшы урын» («Хорошее место») кафесына илтүче суүткәргеч торбалары белән эшләгән.
Нәтиҗәдә, ир-атны җимерекләр арасыннан коткаручылар тартып чыгара. Ул исән-сау һәм имгәнмәгән. Ачыкланганча, зыян күрүче кафе директорының туганы булып чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев