Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сөйгәнен үтергән хатынга суд булды

Казан шәһәрендә 33 яшьлек хатын үзенеӊ сөяркәсен үтергән өчен суд тарафыннан хөкем ителде. Бу турыда Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Узган елныӊ 17 октябрь кичендә башкаланыӊ Юлиус Фучик урамындагы йортнын бер фатирында хөкем ителүче исерек килеш үзенеӊ сөрякәсе белән сүзгә килә. Хатын кызган баштан, озак уйлап тормыйча яшь ирнеӊ эченә пычак белән кадый. Күп кан югалтудан ир-ат урында һәлак була.

Хөкем ителүче үзенеӊ гәебен тулысынча таный, аӊа алдагы тормышыныӊ 7 елын гомуми режимлы колониядә уздырырга туры киләчәк.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять