Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сыйныфташының өстенә ут төрткән...

Әлеге коточкыч хәлне прокуратура тикшерә.

Самара мәктәпләренең берсендә укучылар арасында чыккан конфликт сәбәпләрен прокуратура тикшерә. Билгеле булуынча, бер укучы, сыйныфташының яхшы укуыннан көнләшеп, курткасына ут төрткән. Бу хакта Самара өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“25 гыйнварда, дәрестән соң, мәктәптән читтәге урында укучы сыйныфташ кызның курткасына антисептик сиптергән һәм ут төрткән. Нәтиҗәдә, кызның киеме бозылган, бәхеткә, бала үзе зыян күрмәгән”, — диелә хәбәрдә.
Зыян күргән кызның әти-әнисе гариза язганнан соң, полиция тикшерү оештырган, аның барышын прокуратура контрольгә алган.

Тикшерү барышында прокурор балаларның низагларын җайга салу һәм аларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен җаваплы мәктәп җитәкчелегенең гамәлләренә бәя бирәчәк.

Укучылар арасында конфликтлар, низаглар килеп чыкмасын өчен сыйныф җитәкчеләренә төрле тәрбияви эшләр алып барырга, сөйләшүләр, сыйныф сәгатьләре үткәрергә кирәк. Әлбәттә, беренче чиратта, баланың тәртибе өчен әти-әниләре җаваплы. Ут белән шаяруның никадәр куркыныч булуын нәкъ менә алар аңлатырга тиеш, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: epp.genproc.gov.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять балага ут төрткән