Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Табиб хатасын әйтми калдыру үзе җинаять

"Минем шул ук табибка барасым бар бит..."

Район прокуратурасында узган эшче төркемнең чираттагы утырышы РФ Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү комитеты хезмәткәрләре инициативасы белән уздырылды.

Көн тәртибендә, гадәттәгечә, балигъ булмаган балаларның иминлеге каралды.Һәр субъект бу юнәлештә нинди эшләр башкара, килеп туган проблемалар хакында бәян итте.

– Мин беркемне дә гаепләргә җыенмыйм, әмма без күпчелек актив балалар, яшьләр белән эшлибез. Җәмгыятькә куркыныч тудырган катлам һаман да күләгә дә кала бирә. Менә шуның өстендә киңәшләшеп эшлисе иде, – диде район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов борчылуын белдереп.

Утырышта төп көн темасы буларак күтәрелгән РФ Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү комитеты хезмәткәре Э.А. Закировның ятроген җинаятьләрне ачыклау һәм аларны кисәтү, зыян күрүчеләрнең хокукларын саклау, әлеге җинаятьләрне тикшерү хакындагы чыгышы хәтта утырышта катнашучыларны да аптырашта калдырды.

Нәрсә соң ул ятроген җинаять?

– Ул табиб хатасы һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелүдән барлыкка килгән җинаять. Әмма мондый төр җинаятьләр еш кына ачылмый кала. Сәбәбе – зыян күрүчеләрдән гариза керми. “Шушы җирлектә яшәгәч, ничек итеп бу хакта хокук сагында торучыларга хәбәр итәргә? Киләчәктә минем шул ук табибка барасым бар бит”, дигән курку хисе яши безнең халыкта. Бу – ялгыш фикер. Табиб хатасы һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелүдән барлыкка килгән зыян сезне, я булмаса якыннарыгызны гомерлек инвалид калдырырга яки үлем очрагы белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа да бу хакта тиешле органнарга хәбәр итмәү үзе үк җинаять булыр иде, – диде Арча районара тикшерү комитеты хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш