Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тагын янгын куркынычы турында...

Янгын куркынычы турында купме кисәтүләр, аныӊ кагыйдәләрен төгәл үтәүгә даими чакыруларга карамастан әлеге өндәүләргә төкереп караучылар бар әле.

Шушы көннәрдә генә Балтач бистәсе өстеннән караӊгы төшәр алдыннан «утлы фонарь» очып бара, ул кая очып барып, кая төшмәс һәм ул нинди афәтләргә китерергә мөмкин - берәү дә җавап бирә алмый.
Тиздән халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар җитә һәм ул истәлекле көннәрне бәла-казаларсыз, тыныч үткәреп җибәрергә иде.
Явым-төшемнеӊ булмавын, көннәрнеӊ эссе торуын искә алып, пожар куркынычсызлыгы тәэмин итү буенча Республикада махсус режим кертелүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Бу очракта төрле чүпләрне яндыру, урманнарга техника белән керү, авыл-шәһәр җирлекләре территорияләрендә янучан, идарә ителми торган, ачык ут ярдәмендә оча торган җайланмалар җибәрү катгый тыела.
Әлеге таләпләр үтәлмәгән өчен административ штраф салу каралган. Бәйрәмнәребез күӊелле үтсен, хәр төрле күңелсезлекләр һәм фаҗигаләр булмасын иде. Ә бу бары халыкныӊ уяу һәм куелган тәлапләрне тиешле рәвештә үтәвеннән генә тора.
Фото: http://www.fonariki63.com/megazapusk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250