Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Таләпчәнлекне арттыру кирәк

28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2003 елда Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан бу дата рәсми статус ала.

Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында дистәләрчә бәхетсезлек очраклары теркәлгән. Җәрәхәтләнү очракларының иң күбесе төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәләренә туры килә. Бәхеткә каршы, Балтач районы территориясендә 2020 елда андый очраклар булмады.

Күп вакытта бәла җитәкчеләрнең хезмәттә иминлекне тәэмин итүдә таләпчәнлекне ныклап куймауларыннан килә. Җаваплы кешеләр эшчеләрнең хәвефсез шартларда эшләвен тәэмин итми. Укулар йомшак үтә, хезмәткәрләр хезмәт дисциплинасын сакламый, аек булмаган килеш эшләү очраклары күп. Хезмәтне саклау буенча кадрлар эше очраклы кешеләргә кушыла. Хезмәткәрләрне укыту, индивидуаль саклык чараларын аңлату да тиешенчә башкарылмый.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүче хезмәт урынын аттестация-ләргә тиеш. Аңарда хезмәт шартлары да искә алына. Нинди милек формасы булса да, һәр предприятие хезмәт шартлары буенча биш елга бер тапкыр эш урыннарын аттестацияли. Шартларның начарлыгыннан һөнәри авырулар килеп чыга. Авыр, зыянлы хезмәт шартларында эшләүчеләр эш бирүче исәбенә даими рәвештә медицина тикшерүе үтәргә тиешләр. Эш урыннарын аттестацияләмәгән өчен Россия Федерациясе админстратив хокук бозулар турындагы Кодексның 5.27.1 маддәсендә күрсәтелгәнчә, эш бирүче вазифаи зат – 5-10 мең, ә юридик зат 60-80 мең сум штрафка тартыла.

Күп урыннарда хезмәткәрләрнең медицина тикшерүе үтүенә бармак аша карыйлар. Агымдагы елда үткәрелгән тикшерү күрсәт-кәнчә, район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә даими медицина тикшерүләре төгәл үтми, эш урынында төрле химикатлар белән, авыр йөк күтәрү белән бәйле булган һөнәр ияләре, машина-тракторларда эшләүчеләргә эш бирүче тарафыннан түләүле медицина күзәтүләре 2 ел үткәрелмәгән. Медицина тикшерүләре үтмәгән хезмәткәрләрне эшкә җәлеп иткән өчен вазифаи затлар – 15-20 мең, юридик затлар – 110-130 мең сумга кадәр штрафка тартылалар. Мондый закон бозу очрагы бер ел эчендә кабатланса, вазифаи затларга 30-40 мең сум штраф яки 1 елга кадәр дисквалификация яный; юридик затларга 100-200 мең сум штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктату яный. Моннан тыш, хезмәткәрләрне махсус эш киемнәре, эш кирәк-яраклары белән тәэмин итү нормалары үтәлмәгән очракта да административ җаваплылык каралган.

Хезмәтне саклау – мөһим эш. Шуңа күрә эш бирүчеләр дә, эшчеләр дә хезмәтне саклау кагыйдәләренә салкын карамасыннар иде.

 

Гөлнара Галиуллина,

прокурор ярдәмчесе

Фото: https://yandex.ru/images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәтне саклау