Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

 Таныклыксыз машина йөртүчеләргә җинаять җаваплылыгы керткәннәр

Машинаны “права”сыз идарә иткән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Бүгеннән башлап, Россиядә машина руленә “правасыз” утыручылар җинаять җаваплылыгына тартылачак. Бу хакта “РИА Новости” яза. Җинаять кодексының “Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү” статьясы үз көченә кергән.

 Шулай итеп, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җәзага тартылган зат рульгә утырган очракта, ул төрмә җәзасына хөкем ителергә мөмкин.

Моннан тыш юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен хөкем ителгән зат та, рульгә утырган очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Машинаны “права”сыз идарә иткән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шул ук вакытта, машина закон бозучының үзенеке булган очракта, аны конфискацияләү күздә тотылган.

 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев