Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ташландык йортлар чүп эчендә ятарга тиеш түгел яки игълан ябыштырганчы закон белән таныш (+фото)

27 сентябрь көнне район башкарма комитеты каршында эшләп килүче АДМ административ чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Чисталык турында еш телгә алынып, язылып, хәбәр ителеп торуына карамастан, җаваплылыкка тартылучылар булгалап тора.

Әлеге утырышка Чепья, Субаш авыл җирлекләреннән шәхси хуҗалык алып баручы гражданнар һәм сәүдә белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр чакырулы иде. Комиссия рәисе Рамил Шакиров беркетмә төзелеп, бирегә килгән гражданнарга "Бу чисталык комиссиясе утырышын "кече суд" дип кабул итегез. Димәк, бирегә юкка гына чакырылмагансыз..." дип сүз башлады. Бер гражданинга капка төбендә, үз хуҗалык территориясендә чүп үләннәре үскәне һәм әлеге урынны тәртиптә тотмаганы өчен беркетмә төзелгән булса, икенчесенә рөхсәт алмый гына су буенда үсеп утырган агачларны кискәне өчен шактый гына күләмдә штраф салынып, җаваплылыкка тартылды.

Ә районга читтән килеп, билгеле бер көннәрдә генә район халкына сәүдә хезмәте күрсәтүче шәхси эшмәкәрләр дә үзләренең хокукларын белеп бетерми дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Чөнки алар алдан-ала реклама ясап, район үзәгендә халык күп йөри торган урыннарда, социаль объектларның, күп катлы торак йортларның подъезд ишекләренә, электр баганаларына, күптән түгел генә куелган яңа автобус тукталышы павильоннарына игъланнар ябыштырганнары өчен җаваплылыкка тартылды һәм аларга максималь күләмдә штраф салынды. Әгәр дә сезнең өстә прописка буенча теркәлгән йортыгыздан тыш сезнең исемдә йорт, каралты-кура яки җир участогы бар икән, аны да тәртиптә тотарга бурычлы. Чөнки ташландык йортлар хәрәбә хәлендә ятарга тиеш түгел.
Рамил Шакиров: "Киләчәктә сәүдә тармагында эшләүчеләр аренда өчен бина яки, участок биргән очракта, игъланнар элүнең кагыйдәләрен исләренә төшерегә бурычлы. Үзара килешү буенча бернинди хокук бозу очраклары да булырга тиеш түгел. Игълан, белдерү яки рекламалар махсус урыннарда гына булырга тиеш. Игъланнарны ябыштырганчы закон белән танышырга кирәк. Әгәр дә таләпләр үтәлмичә, район үзәгендә чисталык мәсьәләсенә кагылышлы административ хокук бозулар дәвам итә икән, бу очракта арендага урын бирүчеләрне җаваплылылыкка тарта башлаячакбыз!" дип кисәтте.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250