Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстан Федераль салым хезмәте җитәкчесе Mercedes һәм Porsche хуҗаларына юлларда тикшерү вәгъдә итте

Премиум-класслы автомобиль хуҗаларының чиреге диярлек ирекле транспорт салымын түләми.

Премиум-класслы автомобиль хуҗаларының чиреге диярлек ирекле транспорт салымын түләми. 2020 елда кыйммәтле автомобиль хуҗаларын ЮХИДИ хезмәткәрләре, салым органнары һәм суд приставлары вәкилләре катнашында автомобиль юлларында массакүләм тикшерүләр көтә. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта узган киңәшмәдә белдерде.

«Мин инспекция башлыкларының, премиум-класс һәм элиталы күчемсез милек автомобильләре хуҗаларының игътибарын җәлеп итәм. Кызганычка каршы, республикада кыйммәтле автомобиль хуҗаларының чиреге транспорт салымын ирекле рәвештә түләми. Mercedes һәм Porsche машинасына утырып йөри, ә салым түләргә теләмиләр», – диде Сафиуллин 2020 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетын үтәүгә багышланган киңәшмәдә.

«Мондыйларга без мәҗбүри җәза чаралары кулланабыз, ә быелдан ЮХИДИ һәм суд приставлары белән берлектә юлларда автомобильчеләрне милек салымнарын түләү предметына тикшерүне тәэмин итәчәкбез. Бурыч булган очракта транспорт чарасы штрафстоянкага эвакуацияләнәчәк", - дип өстәде ул.

Сафиуллин сүзләренә караганда, октябрьдә 2,2 млн татарстанлы салым уведомлениеләрен электрон кабинетларда яки почта аша ала башлаячак. "Якынча исәпләүләр буенча, көтелгән салым суммасы 7,7 млрд. сум тәшкил итәчәк, бу узган елгы күрсәткечтән 500 млн.сумга күбрәк», – дип билгеләп үтте докладчы.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары буенча киңәшмәсе узды. ТР Президенты бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым Федеральная налоговая служба