Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар салыначак

20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бу чорда күп фатирлы йортлар һәм шәхси йортлар янында, шулай ук юллар, сәнәгать һәм ТКХ объектлары янында 1-3 класс куркынычлык (хлопушкалар һәм бенгаль утларыннан тыш) пиротехникасын куллану тыела.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен физик затларга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик зат булмаган эшмәкәрләргә 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы