Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда 20 ел элек көчләгән һәм кеше үтергән вәхши суд каршында җавап тотты

Татарстанда бу хәл 20 ел элек булган һәм бу җинаять эшләгән 46 яшьлек Рамил Садыковныӊ гаебе тулысынча исбат ителгән.

1997 елныӊ 26 май көнне Казан шәһәренеӊ Декабристлар урамында урнашкан җәйге кафеда җинаятьче 34 яшьлек хатын белән таныша. Спиртлы эчемлек эчүне дәвам итү өчен бергә якында урнашкан Яшьләр үзәге янындагы агачлар арасына юнәләләр. Бергәләп кәефләнеп алганнан соӊ Садыков шешәдәшенә җенси якынлы кылу нияте белән бәйләнә башлый, тегесе каршылык күрсәтеп аӊа зонты белән суккалый. Аракыдан башы томаланган ир аныӊ башына шешә белән суга һәм кыйный, соӊыннан авызын томалап, якынлык кыла. Соӊыннан футболкасы белән буып үтерә һәм җинаять урыннан кача. Ул вакытта бу җинаять ачылмыйча кала.

2013 елда бер хатын-кызны көчләгән өчен Рамил Садыков 5,5 елга суд карары белән ирегенннән мәхрүм ителә. Төрмәдә утырган вакытта аныӊ тәненән биологик анализлар алына һәм тикшерү вакытында бу анализларныӊ 1997 елда үтерелгән хатын-кыз тәнендә биологик калдыклар белән тӊгәл килүе раслана. Монннан 20 ел элек кылган җинаятьне ул таный.

Суд карары буенча ул каты режимлы колониядә 23 ел утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал