Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда 2022 елның 1 гыйнварыннан кайбер түләүләр һәм пособиеләр билгеләү туктатыла

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан кайбер түләүләр һәм пособиеләр билгеләүне туктата.

Бу министрлыкның бериш вәкаләтләре Россия Пенсия фонды Татарстандагы бүлегенә күчүгә бәйле. Шулай итеп, яңа елдан медицина полисына ия булмаган балалы гражданнарга авырып китү, бала тудыру очракларында, оешма бетерелү сәбәпле эшеннән китүчеләргә дәүләт пособиеләре;  баланы гаиләгә тәрбиягә алганда, хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие, хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие;  инвалидларга (инвалид балалы гаиләләргә) ОСАГО килешүе буенча түләүне компенсацияләү; Чернобыль АЭСында һәм башка техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә, репрессиягә дучар булып, соңыннан акланган затларга компенсация түләүләре; коммуналь хезмәтләргә компенсация, хәрби хезмәттә имгәнү сәбәпле инвалид калучыларга, һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре әгъзаларына торакны ремонтлауга акча, бу категориядәге кешеләрнең балаларының җәйге ялын үткәрүгә пособиеләрне Пенсия фонды бүлегеннән алу мөмкинлеге ачыла.

Министрлыкта әйтүләренчә, бу халык өчен бик уңайлы булачак, Пенсия фонды бүлегендә кирәкле барлык мәгълүматларның булуы кешеләрне төрле оешмалардан белешмәләр җыю мәшәкатеннән коткарачак, дип яза Ватаным Татарстан.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие