Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда авыр йөк машиналары өчен юллар ябыла

15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда авыр йөк машиналары өчен төбәк һәм муниципальара әһәмиятендәге юлларда чикләүләр кертелә.

Чикләүләр автомобиль юлларының торышын саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Елдагыча, күчәр саны һәм аларга төшә торган авырлыкка карап билгелиләр. Язгы чорда һәр күчәр өчен норма бер күчәрле арба өчен - 6 тонна, ике күчәрлегә - 5 тонна, ә өч күчәрлегә - 4 тоннадан артмаска тиеш.

Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, ягулык ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажирлар ташучы автобусларга кагылмый.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250