Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда бар тәрәзәләренә мылтыктан аткан хулиганны тотканнар

54 яшьлек татарстанлыга хулиганлык, шулай ук корал әзерләгән һәм саклаган өчен берьюлы өч җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда бар тәрәзәләренә кыскартылган мылтыктан аткан хулиганны тотканнар, дип хәбәр итә ТР буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Полициягә республиканың Яшел Үзән районы Октябрьский поселогында ату тавышлары турында хәбәр килгән. Урында тәртип сакчылары бер барның тәрәзәләре ватык булуын ачыклый. Кемдер аларга коралдан аткан, дип фаразлый.

Угрының кем булуы тиз арада ачыклана. Ул 54 яшьлек шушы  җирлектә яшәүче кеше булып чыга. Ир урманда мылтык табып, өенә алып кайта һәм аны кисеп кыскартун сөйли. Полиция хезмәткәрләре коралны угрыдан тартып алган.

Татарстанлыга карата «хулиганлык», «коралны законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, корал йөртү» һәм «законсыз рәвештә корал әзерләү» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять