Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда бер ир-ат хатынын үтереп коега ташлаган һәм үз-үзенә кул салган

Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичә Нурлат районының Чуаш Мәнҗесе авылында бер йортның ишегалдындагы коеда 35 яшьлек хатын-кызның мәете табыла.

Тикшерүчеләр аның тәнендә киселгән урыннар һәм буган эзләр табалар. Шул ук көнне Нурлатта тимер юл рельсында аның 57 яшьлек ирен табып алганнар. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында низаг чыккан булган. Ир-ат, хатыныннан көнләшеп, аны үтергән һәм мәетен коега ташлаган. Шуннан соң Нурлатка киткән һәм үз-үзенә кул салган.

Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять хатынын үтергән