Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда бер яшьлек баланы һәм аның әтисен эзлиләр

Аларның кайда булуын белүчеләр булса, приставларга хәбәр итү сорала.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисе югалу факты буенча эзләү эшләре бара, - дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Яшел Үзәннең суд приставлары бүлегендә баланы алу эшен башкару буенча 32 яшьлек ир-ат һәм аның бер яшьлек улын эзләү эшләре бара. Теркәлгән яшәү урыны буенча эзләү нәтиҗә бирмәгән.
Иванов Ярослав карап торышка 1 - 1,5 яшь тирәсендә, буе 94 - 106 сантиметр, чәчәләре аксыл, күзләре коңгырт.
Ир-ат 30 - 35 яшьләрдә, буе 170 - 175 сантиметр, уртача гәүдәле, коңгырт күзле, чәче алынган, кыска сакаллы, аксыл-коңгырт мыеклы. Р969КМ номерлы кара "Опель Инсигния" машинасында хәрәкәт итәргә мөмкин. Ир-баланың әнисе сүзләренә караганда, 19 сентябрьдә ир-ат үз автомобилендә Ульяновск ягына чыгып киткән.
Әгәр дә сездә әлеге кешеләр турында мәгълүмат булса: 8 (843) 221 38 26, 8 937 284 71 19 телефоннары аша хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250