Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда федераль ташламага ия булган кешеләрнең айлык акчалата түләү күләме арта

“1 февральдән айлык акчалата түләүләр 4,3 процентка индексацияләнде”, - диде ТР Пенсия Фонды бүлеге белгече.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада яшәүче федераль ташламага ия гражданнарның айлык акчалата түләү (ЕДВ) күләме артты. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлсинә Сабирова әйтте.

“1 февральдән федераль ташламаларга ия аерым категория гражданнарга билгеләнә торган айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) күләме 4,3 процентка индексацияләнде”, - диде урынбасар.

Гөлсинә Сабирова сүзләренчә, бүген Татарстан Пенсия фонды аны 340 мең федераль ташламага ия булган кешегә түли. Аларга инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация алган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социаль Хезмәт Геройлары керә.

ЕДВ – Россиядә түләнә торган иң киң таралган социаль түләү.

“Шулай ук ЕДВ эчендәге социаль хезмәтләр җыелмасы да 4,3 процентка индексацияләнде. Федераль ташламага ия кеше аны табигый формада яки акчалата алырга мөмкин”, - диде Гөлсинә Сабирова.

Фото: Султан Исхаков

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие