Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда корал тапшыручыларга 15 мең сум түләнергә мөмкин

Корал тапшырган өчен акчаны алу өчен күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ел башыннан бирле татарстанлыларга ирекле рәвештә корал тапшырган өчен 570 мең сум акча бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең Лицензия-рөхсәт эше үзәге корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев сөйләде.

«Әгәр дә кеше табылган коралны кулга алырга курка икән, аңа полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар килеп, корал табылу фактын теркәячәк һәм аны алачак», — дип сөйләде Камалиев.

Әгәр дә кеше коралны үзе тапшырырга карар кылган икән, аңа аны якындагы полиция бүлегенә яки Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эше бүлегенә алып килергә һәм гариза язарга кирәк.

Корал тапшырган өчен акчаны алу өчен күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, үзе белән полиция бүлегендә тапшырылган корал квитанциясе, паспорт, ИНН һәм исәп-хисап счетын алырга кирәк. Документлар тикшерелгәннән соң ТР Биологик ресурслары буенча дәүләт комитетына тапшырыла, анда акча түләү турында карар кабул ителә.

Законсыз хәрби һәм хезмәт коралын тапшырган өчен 15 мең сумга кадәр акча түләү каралган.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корал тапшыру