Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда машина кую урыны өчен ике кеше үтерелә

Хәзерге вакытта җинаять эше тикшерелә, аныӊ барлык нечкәлекләре җентекләп өйрәнелә...

Беренче май бәйрәме алдыннан, 30 апрель көнне кич белән Яшел Үзән районы Васильево бистәсенеӊ бер йорты янында ике мәет табыла. Аларнын берсе шушы йортта яшәүче 47 яшьлек хатын һәм икенчесе аныӊ кызыныӊ танышы – 25 яшьлек егете булып чыга. Һәр ике мәетнеӊ дә муен тирәләренә очлы предмет белән яра ясалган була. Россия Федерациясенеӊ Татарстан буенча тикшерү комитеты Россия җинаять Кодексыныӊ 105 маддәсенеӊ икенче өлешенеӊ «а» параграфы буенча ( ике яисә аннан да күбрәк кеше үтерү) эш кузгаткан.

Бу җинаять буенча шушы йортта яшәүче 62 яшьлек ир-ат тоткарланган. Тикшерү фаразлары буенча бу ир-ат күрше хатын тәрәзәсе каршына машинасын куя. Аӊа бу турыда шелтә белдергәч, ике арада талаш, кычкырыш башлана һәм ул хатын-кызга һәм яшь егеткә пычак белән ташлана.

Хәзерге вакытта җинаять эше тикшерелә, аныӊ барлык нечкәлекләре җентекләп өйрәнелә.

http://tatarstan.sledcom.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үтереш