Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда пассажир автобусларына арест салу проектын яңадан торгызырга мөмкиннәр

Май аеннан июль аена кадәр республикада сигез автобус кулга алынган.

Татарстанда пассажир автобусларын хокук бозулар өчен кулга алу проектын гамәлгә ашыруны яңартырга телиләр. «Татар-информ» МА биргән интервьюсында Росранснадзор Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр иткәнчә, республика Хөкүмәтенә тиешле мөрәҗәгать юлланган.

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, законсыз ташучыларга каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулы — транспорт чарасына арест салу.

«Татарстан Министрлар Кабинеты безне хуплады, һәм без "Юл хәрәкәте иминлеге“ учреждениесе белән билгеле бер чорга сынау килешүе төзедек. Бу арестларның нәтиҗәлелеге бик югары иде. Шуңа күрә без мондый проектны алга таба гамәлгә ашыру турында тәкъдимнәр җибәрдек. Хәзерге вакытта материаллар өйрәнелә. Киләсе елдан бу практика яңартылыр дип уйлыйм", - диде ул.

Рамазанов билгеләп үткәнчә, сынау проектын гамәлгә ашыру чорында, май аеннан июль аена кадәр, сигез автобус кулга алынган. Шул исәптән биш автобус маршрут картасыннан башка йөргән. Бер транспорт чарасының пассажирларны иминләштерүгә килешүе булмаган. Тагын ике автобус лицензия таләпләрен бозган өчен кулга алынган — алар реестрга кертелмәгән.

"Алты юридик зат җаваплылыкка тартылды, аларга 440 мең сумлык штраф салынды. Автобуслар 6дан 31 көнгә кадәр кулга алынган мәйданчыкларда урнаштырылган. Штрафларны түләмичә, без автобуслар бирмәдек", - дип билгеләп үтте идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы.

Пассажир автобусларына арест салау Россиянең күп кенә төбәкләрендә кулланыла. Мәсәлән, узган ел Башкортстанда 100 дән артык автобусны кулга алганнар. Мәскәүдә ел саен меңнән артык транспорт чарасын кулга алалар, шул исәптән такси да.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобуслар тикшерелә