Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда "президент" ипотекасы буенча фатир сатып алганда беренчел кертем 5% итеп билгеләнде

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның барлык яшь гаиләләре социаль ипотекада катнашу мөмкинлегенә ия булды.

Татарстан Дәүләт торак фонды яшь гаиләләр өчен социаль ипотека буенча беренчел взнос күләмен 10%тан 5%ка кадәр киметте. Бу хакта ТР Хөкүмәтендә узган брифингта яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Дәүләт торак фонды ипотека буенча беренчел взнос күләмен киметергә карар кылды, шуңа күрә беренче сентябрьгә кадәр яшь гаиләгә беренчел взнос сыйфатында булачак фатир бәясенең 5% ын гына кертергә кирәк булачак. Бу бик мөһим карар, ул яшь гаиләләр өчен ипотекага катанашу мөмкинлеген арттыра. Өстәвенә, беренчел взнос сыйфатында ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин, ә социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр туган бала өчен Дәүләт 200 мең сум күләмендә бурычны киметә», — диде Фәттахов.

Министр программада катнашу өчен ир белән хатынның берсе 36 яшьтән дә яшьрәк булырга тиешлеген искәртте. Шул ук вакытта программа тулы булмаган гаиләләргә дә кагыла. Әйтик, бала белән бер ата яки ана Татарстанда яшәсә, торакка мохтаҗ һәм түләргә сәләтле икән, яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага дәгъва итә ала. Үз торагы булмаган, йә аның гаиләсенең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан да артмаган торак мәйданы туры килгән очракта, гариза бирүче торакка  ихтыяҗ санала. Түләүгә сәләтле дип, минималь хезмәт хакыннан күбрүк  алып эшләүче яшь кешеләр санала.

«Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешедән торган гаиләгә норматив - 42 квадрат метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләгә — һәр кешегә 18 квадрат метр», — дип ачыклык кертте Фәттахов.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан анонсланган «Яшь гаилә» яңа программасы кысаларында Дәүләт торак фонды 6 меңгә якын гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра. Исәпкә кую критерийлары Дәүләт торак фонды тарафыннан шәһәр һәм районнар башкарма комитетларына җиткерелгән инде.

«Без коллегаларыбызның актив эшен көтәбез, тизрәк кешеләрне торак алу өчен исәпкә кую. Яңа программаны гамәлгә ашыру безгә „торак һәм шәһәр мохите“ милли проекты кысаларында гына түгел, ә һичшиксез, башка милли проектны - „Демография“ны тормышка ашыруга этәргеч бирәчәк», — дип билгеләп үтте Зарипов.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының Татарстанның барлык яшь гаиләләренә гамәлен киңәйтергә кушты, ә элек бу хокуктан бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соципотека социаль ипотека