Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда тәрбиягә бала алган 299 гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алды

Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр түләнә торган пособие - балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен каралган ярдәм чарасы ул.

   Быел тәрбиягә бала алган 299 гаиләгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бер тапкыр бирелә торган пособие түләде. Бу максатларны тәэмин итүгә 11,5 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.

     

  Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр түләнә торган пособие - балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен каралган ярдәм чарасы  ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.

 “Бер тапкыр гына бирелә торган түләү булганга, пособие фиксацияләнгән күләмдә билгеләнә. Татарстанда бу сумма - 24 604,30 сум. Берьюлы берничә баланы уллыкка/кызлыкка алган очракта пособиене һәр балага аерым түләү каралган. Әгәр дә гаилә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы, шулай ук абыйлы-энеле һәм апа-сеңелле балаларны уллыкка алса, бер тапкыр түләнә торган түләү суммасы 187 996,90 сум тәшкил итә” - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

  Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала, барлык башка документларны фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гаризаны шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша  бирергә яисә почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә).

     

  Гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган көннән яисә баланы гаиләгә алу турында шартнамә төзелгән көннән башлап, 6 ай эчендә бирергә кирәк. Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза килгәннән соң 10 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм белешмәләр җитмәгән очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яисә гариза кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә соратылган кирәкле документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

       

  Әлеге  мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә  08.15-17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә  шалтыратып , консультация ала аласыз.

       

Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук безнең - ВКонтакте, Одноклассниках һәм Telegram социаль челтәрләрдә да таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев