Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда җәяүле ир-ат юл бирмәгән машина йөртүчене үтергән

Тоткарланган ир-ат хатыны белән юл аша чыгарга җыенган, тик узып баручы машина аларга юл бирмәгән.

5 февральдә төнлә Менделеевск шәһәренең Бурмистров урамында туктап торган Toyota автомобилендә 58 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның күкрәгендә чәнчелгән яралар булган.

Үтерүдә шикләнелеп 35 яшьлек ир-ат токтарланган. Ул элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Тикшерү версиясе буенча, ул хатыны белән бергә ишегалдында юл аша чыкмакчы булган. Узып баручы машина юл бирмәгән, җәяүле автомобильнең бамперына типкән.

Ир-атлар сугыша башлаган. Җәяүле пычак чыгарган һәм ике тапкыр йөртүченең күкрәгенә кадаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Аннары машина йөртүче руль артына утырган, берничә метр барган һәм үлгән.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән. Тиздән аңа карата җәза билгеләнәчәк. Бу эшне тикшерү дәвам итә.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үтерү