Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда ялган QR-кодлар эшләгән өчен 38 җинаять эше кузгатылган

Татарстанда вакцинация турында ялган сертификатлар, белешмәләр һәм QR-кодлар ясау һәм сату буенча 41 факт ачыклаган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре вакцинация турында ялган сертификатлар, белешмәләр һәм QR-кодлар ясау һәм сату буенча 41 фактны ачыклаган. 38 җинаять эше кузгатылган.

Бизнесменнарга һәм юридик затларга карата гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ике меңнән артык административ эш төзелгән. Моннан тыш, QR-кодларны тикшерү оештырылмавы белән бәйле 11 хокук бозу очрагы ачыклана.

Мәсәлән, Балтач районында ресторан администраторы килүчеләрнең кодын тикшермәгән. Аңа беркетмә төзелә. Тагын бер очрак Буада булган, анда шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә керү урынында QR-кодларны тикшерү оештырылмаган. Бу факт буенча шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ эш кузгатылган.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: QR-код