Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда үзмәшгуль кешеләрдән салым түләттерүче федераль закон кабул ителде

Һөнәри табышка салым кертүче әлеге закон эксперимент буларак, ун ел дәвамында Россиянең дүрт төбәгендә гамәлгә ашырылачак.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасы депутатлары үзмәшгуль гражданнарга салым салу турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Һөнәри табышка салым кертүче әлеге закон эксперимент буларак Россиянең дүрт төбәгендә – Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре һәм Татарстанда тормышка ашырылачак. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 ел азагына кадәр гамәлдә булачак.

Үзмәшгуль кешеләрнең физик затларга товар сатканда яки хезмәт күрсәткәндә алган керемнәренә – 4 процент күләмендә, ә инде товарларны һәм хезмәтләрне юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тәкъдим иткәндә салым ставкасы 6 процентны тәшкил итәчәк.

Бу төр салымнан кергән табышның 63 проценты Россия субъекты бюджетына, 37 проценты федераль Мәҗбүри медицина иминияте фондына күчереләчәк.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон