Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанлылар бәйрәмнәргә әзерлек вакытында Covid-кагыйдәләрне ешрак боза

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе ике атна эчендә 370 кибетне тикшерде.

Яңа елга әзерлек вакытында, Татарстан халкы һәм кибет хезмәткәрләре санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне ешрак бозалар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Соңгы ике атнада 370 кибет тикшерелде, сату барган сәүдә үзәкләренә өстенлек бирелде. Шуларның 25ендә таләпләр бозулар ачыкланды, бу - якынча 6,7%. Кызганычка каршы, бу чорда хокук бозучыларның өлеше безнең күзәтчелекнең барлык чорында уртача өлештән ике тапкыр артып китте», — дип билгеләп үтте спикер.

Яңа ел алды ыгы-зыгысында сатып алучылар агымы һәм сатучылар яңа коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында оныта. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре шәхси саклану чараларын үтәмәү, эш урыннарында антисептиклар булмау һәм социаль дистанцияне үтәмәү фактларын ачыклаган.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид-кагыйдәләр