Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанлыларга 7,9 млрд сум милек салымының 3,7 млрд сумын түлисе калган

2019 ел өчен милек салымнары 1 декабрьгә кадәр түләнергә тиеш.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан халкы 2019 ел өчен исәпләнгән 7,9 млрд сум милек салымының 4,2 млрд сумын түләгән. 1 декабрьгә кадәр салымнарның 3,7 млрд сумы түләнәсе калган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

«2019 ел өчен физик затлар бюджетка 4 млрд 200 млн сум милек салымы кертте. Намуслы салым түләүчеләргә зур рәхмәтемне әйтәм», — диде Марат Сафиуллин. Аның сүзләренчә, узган ел да ноябрь уртасына салымнарның яртысыннан артыгы түләнгән булган.

2019 ел өчен милек салымнары күләме 7 млрд 900 млн сум исәпләнгән. Аның 4 млрд 400 млн сумы — транспорт салымы, 2 млрд 300 млн сумы — милек салымы, 1 млрд 200 млн сумы — җир салымы. Узган елгы салым җыю вакыты белән чагыштырганда, Татарстанда салым базасы 700 млн сумга арткан.

Марат Сафиуллин милек салымнарын 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген әйтте. 1 декабрьдән соң түлисе суммага көн саен пенялар исәпләнәчәк. Милке булып та, салым түләү турында белешмә алмаган гражданнарга салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Салым хезмәтенең бердәм телефоны: 8-800-222-2-222.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы пенсия алды яшендә булган гражданнар өчен быел милек салымына льгота кертелүен әйтте. 55 яшьтән олырак хатын-кыз, һәм 60 яшьтән олырак ир-ат берәр фатир, йорт, бүлмә, гараж яки машина урыны өчен салымнан азат ителгән. Мәсәлән, пенсия алды яшендәге кешенең бер йорты, бер фатиры һәм бер машина урыны бар икән, берсе өчен дә салым түлисе юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: налог Салым җыю җир, милек, транспорт салымнар