Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанлыларны 1 октябрьдән нәрсә көтә: халык санын алу, шәхси вакцинация һәм биржадагы уенчыларны барлау

Законнардагы кайбер үзгәрншләр 1 октябрьдән үз көченә керәчәк. Алар нинди өлкәләргә кагылачак һәм татарстанлыларның кайсысына кагылачак.

Кайбер бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

1 октябрьдән кайбер категория бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. Аерым алганда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, социаль өлкә һәм гидрометеорология хезмәте учреждениеләре, Роспотребнадзор гигиена үзәкләре, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләре, шулай ук инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак. Ил буенча уртача алганда, бу категорияләрнең хезмәт хакы 4% ка артачак, дип хәбәр итте РИА «Новости».

Индексация Россия Президентының «май» Указларына (медикларга, педагогларга, галимнәргә, югары уку йортлары мөгаллимнәренә) кагылмый. Аларның 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап индексацияләнәчәк.

Хәрби һәм хокук саклау хезмәткәрләренең акчалата канәгатьлеге артачак

1 октябрьдән хәрби хезмәткәрләрнең, полиция хезмәткәрләренең, махсус исемнәре булган полицейскийларның, җәзаларны үтәү Федераль хезмәте хезмәткәрләренең, янгын сүндерүчеләрнең, таможня хезмәткәрләренең һәм федераль фельдъегер элемтәсе хезмәткәрләренең акчалата керемнәре 3,7% ка артачак. Шулай ук хәрби пенсияләр 3,7% ка артачак.

Россия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә хокук саклау органнары: ЭЭМ, ФСИН, Федераль таможня хезмәте, Росгвардия һ.б. хезмәткәрләренең акчалата канәгатьлеге алга таба да артуны анонслады.

"Якындагы ике елда аларның акчалата тотылышының гомуми суммасы елына 9% ка кадәр үсәчәк. Шул рәвешчә, без соңгы елларда барлыкка килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләре табышларындагы аерманы киметәчәкбез. Без сезнең белән бу хакта яхшы беләбез һәм бу аерманы киметү турында килештек. Моннан тыш, 2023 елда барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә акчалата керем окладларын индексацияләү темпларын өстәмә рәвештә 5% ка арттырачакбыз", - диде Путин.

Татарстанлылар Халык санын алуда катнашачак

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башлана һәм 2021 елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Һәр татарстанлы үзе турында мәгълүматны шәхсән яки "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталындагы интернет аша бирә ала, дип хәбәр итте Татарстанстат.

Татарстанда 7,1 мең исәпкә алучы һәм 1,2 мең контролер эшләячәк. Моннан тыш, халык санын алуда беренче тапкыр волонтерлар (485 кеше) катнашачак.

Мәгълүматны читтән генә бирергә мөмкин – Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре бердәм порталында «Халык исәбен алуда катнашу» хезмәте барлыкка киләчәк, ул 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр расланган яки стандарт исәпкә алу язмасына ия булган барлык кулланучылар өчен дә ачык булачак.

Исәпкә алу кәгазьләрен үзең һәм бергә яшәүче үз гаилә әгъзалары өчен теләсә-кайсы уңайлы вакытта тутырырга була. Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта исәпкә алу формаларын тутырганнан соң исәпкә алуда һәр катнашуны раслаучы уникаль код (һәр кешегә) һәм аларны күрсәтелгән  хуҗалык берләштерә торган QR-код барлыкка киләчәк.

Бу кодларны исәпкә алучыга яки 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр теләсә кайсы стационар исәпкә алу участогында күрсәтергә кирәк.

"Исәпкә алучылар адреслы исемлектәге кодлар белән раслау кодларын чагыштырачак, бинада яшәүче халыкның исәбен алу тулылыгын тикшерәчәк. Әгәр дә хуҗалык әгъзаларының берсе интернет-исәпкә алу узмаган икән, аны исәпкә алучы язачак», – диелә Татарстанстат хәбәрендә.

Бушлай прививканы шәхси клиникада ясарга мөмкин булачак

"Милли календарьга кертелгән бушлай прививканы дәүләт клиникасында гына түгел, шәхси клиникада да ясарга мөмкинлек бирүче законга аерым игътибар итәргә кирәк. Яңа норма гражданнарга уңайлы урында вакцинация ясау мөмкинлеге бирәчәк. Гомумән алганда, сәламәтлек саклау сыйфаты медицина хезмәтләреннщн файдалану уңйлылыгына бәйле", - дип белдерде РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграмм-каналында.

1 октябрьдән федераль шәхси клиникаларга вакцинация ясау өчен бюджеттан акча биреләчәк. Моның өчен клиникалар мәҗбүри медицина иминияте системасына интеграцияләнгән булырга тиеш.

Техосмотр узу кирәклеген, диагностик картаның вакыты күрсәтер

1 октябрьдән фотофиксацияле яңа техосмотр кагыйдәләре үз көченә керергә тиеш, аларны элегрәк РФ Хөкүмәте ярты елга кичектерде. Бу чорда 2021 елның 1 февраленә кадәр гамәлдә булган диагностик карталарның  вакыты 30 сентябрегә кадәр озайтылды.

Диагностик карталарының гамәлдә булу вакыты 2021 елның февраль, март һәм апрель айларында тәмамланган автомобиль хуҗалары техосмотр узарга тиеш, калганнары бу вакытка тагын ярты ел өстәргә мөмкин. РБК мәгълүматларына караганда, диагностик карта 2021 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булса, бу вакытка тагын алты ай өстәргә мөмкин һәм ул 1 апрельгә кадәр эшләячәк.

Элеккечә үк 4 яшьтән өлкәнрәк автомобиль хуҗалары, йөк транспорты, автобуслар һәм такси хуҗалары техосмотр узарга тиеш.

Шул ук вакытта РФ Дәүләт Думасына җиңел машиналар һәм мотоцикл хуҗалары өчен техник карауны ирекле итү турында закон проекты кертелде.

Балалар пособиеләре "Мир" картасына күчереләчәк

Беренче яки икенче бала туганнан соң, аз керемле гаиләләр өчен айлык пособиеләр 1 октябрьдән «Мир» картасына гына күчереләчәк. Бу беренче яки икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан  соң туган яки уллыкка алынган гаиләләргә кагыла. Шул ук вакытта гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем төбәк яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаска тиеш.

Гаиләдә карта юк икән, акча банк счетына керәчәк, алучы аларны кассада яки почта аша ала алачак.

Инвалидлык билгеләүнең вакытлыча тәртибе озайтыла

РФ Хөкүмәте кешене инвалид дип тануның вакытлы тәртибен 2022 елның 1 мартына кадәр озайтырга карар иткән. Гадиләштерелгән тәртип коронавирус таралуга бәйле рәвештә кертелгән иде.

Элегрәк билгеләнгән инвалидлык тагын 6 айга озайтылачак – кешенең медик-социаль экспертизага шәхси гаризасыннан башка, дип хәбәр итә ТР медик-социаль экспертиза Баш бюросы сайты.

Ата-аналар мәктәптә укучы балалар өчен түләүгә гариза бирә алалар әле

Октябрь дәвамында әлегә кадәр укучы балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алмаган ата-аналар гариза бирә ала. Ул 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге (1 сентябрьгә булырга тиеш иде) балаларның берсе (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) булырга тиеш. Гаризалар бирү вакыты 1 ноябрьдә тәмамлана.

Раслау өчен нинди дә булса белешмә кирәк түгел – гаризаны тутырырга һәм җибәрергә генә кирәк, шул исәптән дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинет аша да. Акча теләсә кайсы түләү системасы хисабына киләчәк.

Татарстанда барлыгы 563 мең бала бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә акча алырга хокуклы. Республикада түләүләрнең гомуми суммасы - 5,63 млрд. сум, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге.

Түләүләргә төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18-23 яшьлек инвалидлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар да исәп тота ала.

Газлаштыруны дәвам итү механизмы эшли башлаячак

18 октябрьдән "газлаштыру" процессын регламентлаучы норматив-хокукый актлар үз көченә керә. РФ Президенты йөкләмәсе буенча, газлаштырылган торак пунктларда газ бушлай җир кишәрлеге чикләренә кадәр сузылачак. Гаризаны КФҮ, дәүләт хезмәтләре яки Бердәм газлаштыру операторы сайты аша бирергә мөмкин.

Гомумән алганда, Татарстанда 908 торак пунктта 18 меңнән артык йорт социаль газлаштырылырга тиеш. Якынча исәпләүләр буенча, оператор газ транспортлау тарифларына махсус өстәмәләр хисабына 4 млрд.сумнан артык акча юнәлдерәчәк.


Элемтә операторлары сорату буенча  клиентлар турында мәгълүматны бирә башлаячак

Элемтә операторлары октябрь аеннан Роскомнадзор соратуы буенча абонентлар – юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Аерым алганда, ул куллана торган җиһазлар, тавыш бирү факты, текст һәм мультимедиа хәбәрләре турында. Шул рәвешле Роскомнадзор «соры» сим-карта белән көрәшергә планлаштыра.

Яңа төзелегән торакны теркәү тизләтелә

28 октябрьдән үз көченә кергән "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында" Федераль законга үзгәрешләр өлешләп катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве срокларын кыскартачак. Хәзерге вакытта булган гомуми сроклар – КФҮ аша документлар тапшырганда тугыз эш көне, әгәр аларны Росреестрга электрон хат белән җибәрсәң, өч көнгә кадәр кимергә мөмкин. КФҮләрдә кәгазь вариантны җиде көн эчендә, ведомствоның үзендә – биш көн эчендә теркиләр.

Нотариус аша Росреестрга нотариуста расланган алыш-биреш яки башка нотариаль гамәлдән соң күчемсез милеккә хокук барлыкка килгәндә генә түгел, ә бөтен документларны тапшырырга мөмкин булачак.

Биржада инвесторларны сыныйлар

1 октябрьдән Россиядә катлаулы финанс инструментлары белән килешүләр төзү алдыннан квалификациясез инвесторларга тест үткәрү кертелә. Бу ваклап эш итүче инвесторларга үз белемнәрен һәм килеп туарга мөмкин хәтәр хәлләрне бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Тагын бер яңалык – квалификациясез инвесторларны яклау. Төшкәннән соң керем буенча депозитлар буенча фонд базарына бик күп тәҗрибәсез кешеләр килде. Октябрьгә ваклап эш итүче инвесторлар саны 14 миллион кешедән артып китәчәк. Уйланылмаган кертемнәрдән зыян күрүчеләр саны да арта. Килешүләр алдыннан инвесторларга тест узарга кирәк булачак. Бу кешеләрнең финанс грамоталылыгын арттырачак һәм аларга үз акчаларын керткәнче куркынычларны бәяләргә ярдәм итәчәк", - дип шәрехләде Вячеслав Володин.

Тестны онлайн - яисә офлайн-форматта, алыш-бирешләр башланыр алдыннан брокер үткәрәчәк. Тест тапшыра алмаучыларның теләсә нинди финанс инструментын сатып алу мөмкинлеге калачак, тик алыш-биреш өчен 100 мең сумнан да артмаган сумма һәм рискны үз җаваплылыгыңа алу турында  документ имзалап.

Тулырак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа закон