Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстаннан махсус операциядә катнашучылар салым бурычлары булса да социаль ярдәм алачак

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе сөйләгәнчә, закон махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә финанс ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм алачак. ТР Дәүләт Советы кабул иткән законны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Үзгәрешләр «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы Татарстан Республикасы законына кертелә. Алар закон басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә һәм агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була.

Салымнар буенча бурычлар Россия Хәрби көчләре сафларына мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар - үз теләге белән хезмәт итүчеләр берләшмәләренә керү турында контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр, РФ илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә социаль ярдәм чараларын алу өчен каршылык тудырмаячак. Моннан тыш, бу татарстанлыларның ата-аналары, хатыннары һәм балигъ булмаган балалары искәрмә булып тора.

ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова сөйләгәнчә, закон махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә финанс ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль ярдәм