Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Кенәдә, Чутай белән Кариледә ни булган?

Яман гамәлләрнең берсе дә юньлегә илтми.

10 март көнне үзәк хастаханәгә  авыр һәм төрле тән җәрәхәтләре белән 30 яшьлек Түбән Кенә кешесе мөрәҗәгать итә. Бу факт буенча тикшерү бара, җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү барышында Чутайда берәүнең хуҗалыгыннан ау мылтыгына яраклы ясалма ядрәләр табыла. Аларның законсыз рәвештә, рөхсәтсез  ясалганлыгы ачыклана. Бу эш буенча да җинаять эше кузгатылган.

Кариледә ни булган? Берәү төнге сәгать  бердә ватык пыяла кружка белән икенче берәүнең битенә ике тапкыр суккан. Әле ярый өч мәртәбә сукмаган, ни булып беткән    булыр иде.  Кергән гариза нигезендә тикшерү бара.    

Җинаятьчел гамәл кылганнарның бәлки үзләренә оят та түгелдер, әмма аларның якыннары газап чигә. Сакларга кирәк якыннарны, авырлыклар китерми яшәргә, төрле бозыклыклардан үзеңне тыя белергә өйрәнергә кирәк. Нинди генә яман гамәлләр булмасын, берсе дә – эчү дә, хыянәт тә, кыңгыр эшләр дә юньлегә илтми.

                                                                                                                                                                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев